news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгел

Бу вазгыятьне төзәтү өчен, студентларны әзерләү һәм педагогларның квалификациясен күтәрү буенча әзерлек системасын яңа таләпләргә туры китерү зарур.

Укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгел
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронты экспертлары укытучылар арасында сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә, укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгеллеге ачыкланган. Бу хакта Гомумроссия халык фронты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бары тик респондентларның 36 проценты гына квалификация күтәрү курслары ярдәмендә Федераль дәүләт мәгариф стандартларын яхшы белүләрен хәбәр итте. Тагын 25 процент укытучы мәгариф стандартларын үзләре җентекләп өйрәнүләре турында әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты стандартлар белән таныш түгел.

Укытучыларның 30 проценты Федераль дәүләт мәгариф стандартларын начар аңлашыла торган таләпләр җыелмасы, аның күпчелек өлешен кирәксез дип күрә, ә 16 проценты бу стандартларны чынга ашыру мөмкинлегенә бөтенләй ышанмый.

Бу вазгыятьне төзәтү өчен, студентларны әзерләү һәм педагогларның квалификациясен күтәрү буенча әзерлек системасын яңа таләпләргә туры китерү зарур, дип саныйлар Гомумроссия халык фронты матбугат үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100