news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучыларның хезмәт хакының база өлеше 70 процент булачак

"Бу хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучылары съездында.

(Казан,13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә.

"Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен 70 процент итү турында хокук актларын әзерләргә күрсәтмә бирде. 30 процент стимул буларак түләнә. Бу барлык мәгариф оешмаларына да кагыла. Тагын бер кат әйтәм: 70 һәм 30. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Укытучылар еш кына хезмәт хакларының үтә күренмәле булмавыннан зарлана иделәр, шул исәптән август аенда хөкүмәт рәисе катнашында узган бөтенроссия педсоветында да сүз булды. Ул вакытта педагоглар Медведевка хезмәт хакының база өлеше бары 10 процент, ә төрле өстәмәләр – 90 процент булуын җиткергәннәр иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot