news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларга - олы бүләк

Укытучылар көнендә мәдәният үзәкләрендә зур чаралар үткәрелмәсә дә, һәр мәктәп коллективы җылы бәйрәм оештырып билгеләде

(Төмән, 6 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Укытучылар көнендә мәдәният үзәкләрендә зур чаралар үткәрелмәсә дә, һәр мәктәп коллективы җылы бәйрәм оештырып билгеләде бу көнне, укучылар һәм ата-аналар олы рәхмәтләрен җиткерделәр балаларга белем һәм тәрбия бирүче фидакарь җаннарга.
Өлкәбезнең татар мәктәпләре ( милли мәктәп статусы юкка чыгарылса да, татар балалары гына укыган авыл мәктәпләрен бездә әле дә татар мәктәпләре дип атыйлар) элек-электән балаларга югары әхлак тәрбиясе бирүләре белән дан тоттылар, бүген дә иң нык сакланган традицияләрнең берсе ул. Милли гореф-гадәтләрне, халкыбызның тарихын яшь буынга җиткерүчеләр дә укытучыларыбыз.
Хөкүмәттән югары исемнәр һәм бүләкләр алган укытучылар күп татар укытучылары арасында. Бүләкләнмәгәннәр арасында да бик күп тырыш, үз эшенең осталары булган укытучылар, ел саен яңа исемнәр калкып чыгып тора. Менә быел да Россия Федерациясенең “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 100 мең сумлык акчалата бүләккә һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булганнар исемлегендә Төмән өлкәсе татар мәктәпләре укытучылары да бар: Рәчия Мидхәт кызы Сабирова – Төмән районы Талымхан мәктәбенең рус теле укытучысы, Вәсимә Миндиурал кызы Хәлилова – Төмән районы Шыкча мәктәбенең биология укытучысы, Венера Кәрим кызы Хәмидуллина – Ялутор районы Исәт (Яр) мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Бу олы бүләккә алар укыту һәм тәрбия эшләрендә заманча технологияләрдән уңышлы файдаланып, белемнәрен, осталыкларын камилләштерү өстендә өзлексез эшләп, югары уңышларга ирешүләре өчен лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100