Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучылар әзерли торган югары уку йортына керү өчен БДИның минималь баллы билгеле
БДИның минималь балларын билгели торган боерык проекты чыкты.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Мәсәлән, МПДУ га «математика» яки «физика» юнәлешләре буенча бакалавриатка керү өчен рус теле буенча БДИны минимум 45 баллга, математиканы — ким дигәндә 39 баллга, ә физиканы — кимендә 40 баллга тапшырырга кирәк булачак.
Педагогик белем алу өчен (төрле фәннәр буенча әзерлекнең ике профиле буенча) минималь баллар: рус теле — 45, математика — 39, әдәбият — 40, химия — 40, биология — 40, тарих — 40, чит тел — 45, җәмгыять белеме — 45, география — 40.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз