Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Укытучылар әзерләүне тамырдан карарга кирәк – Илдар Гыйльметдинов
Дәүләт Думасы депутаты читтә дә туган тел укытучылары белән тәэмин ителешне кайгыртырга кирәклеген белдерде.
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм рус теле укытучыларын әзерләү мәсьәләсенә тамырдан карарга кирәк. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ул бу белгечлекләргә үз теләге белән генә түгел, ә башка вузларга керә алмаганнар килгәнен дә таныды. “Безгә мәктәп баскычыннан ук яшьләрне шушы белгечлекләргә җәлеп итү буенча уйларга кирәк”, - диде.
Депутат, баланың, кая гына булса да, туган телен өйрәнә алырлык мөмкинлекләре булырга тиешлеген белдерде. Моның өчен Татарстаннан читтә дә туган телне укыта алырлык белгечләр һәм дәреслекләр булырга тиешлеген әйтеп: “Әйтик, Ивановога киткән бала да туган телендә укый алырга тиеш. Мөмкинлекләр булмауда бала гаепле түгел бит. Без ничек итеп шартлар тудырып булуны уйларга тиеш”, - диде.
Илдар Гыйльметдинов туган телләргә ярдәм буенча федераль фондның белгечләр белән тәэминатны кайгыртачагына ишарәләде. “Безнең Татарстаннан читтә дә ярдәм кирәк. Без Казанда укыган яшьләрне кире төбәкләренә кайтара алмыйбыз. Балаларның 90 проценты Казанда кала. Читтә туган телне өйрәнүгә ихтыяҗ бар, ә укытучылар юк дигән сүз. Без фонд аша төбәкләрдәге шушы теләкләребезне тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәбез. Фонд аша хәл итәсе мәсьәләләр күп. Нигә Татарстан гына төбәкләрне татар теле һәм татар әдәбияты буенча дәреслекләр белән тәэмин итәргә тиеш?”, - дип белдерде.
Депутат РФ халыклары телләре турындагы законда Россия Федерациясенең һәркемгә туган телне куллану хокукы, аралашу, тәрбия телен ирекле сайлау гарантияләнгәнен искәртте. Туган телләрне укыту мәсьәләсендә Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшче төркем булдырылганын, үзенең дә махсус шул эшче төркемгә кергәнен әйтте. “Без бу процессларны контрольдә тотабыз. Бүген ФГОС (федераль дәүләт белем бирү стандартлары) гамәлдә. Быел 1 сыйныфларга баручы балаларның ата-аналары туган телләр буенча гариза язды инде. Якын арада мин татар телен һәм башкаларны өйрәнү буенча күпме ата-ана язганын белермен”, - диде.
Илдар Гыйльметдинов, республикаларның дәүләт телләрен укытуда ниндидер мотивлаштыручы элементлар турында уйларга кирәк, дип саный. “Мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә, дәүләт һәм туган телләрен белүчеләргә баллар өстәргә кирәк дидек”, - ди ул. Якын арада, барлык белгечләр белән берлектә, дәүләт һәм туган телләрне укыту буенча “юл картасы” төзеләчәген белдерде. “Дәүләт телен өйрәнү дигәндә, безгә федераль белем бирү стандартлары аша дәүләт теле буенча программа эшләргә кирәк”, - диде.
Илдар Гыйльметдинов телләрне укыту программасында хаталар бихисап булганын таныды. “Телне белмәгәннәргә атнасына 5-6 сәгать укытып, имтиханнар тапшырттырып дөрес эшләгәнбезме? 2 нче класстан грамматика кирәкми. Катлаулы программалар ул. Ата-аналар, балалар да интегә. Татар теле сөйләм теле буларак кына укытылырга тиеш, туган теле булмаганнарга бернинди имтиханнар булырга тиеш түгел. Методика, карашларны дөрес төзесәк, барысы да әйбәт булачак. Татар теле дәүләт һәм туган тел буларак аерыла. Кайбер ата-аналар, дәүләт теле буларак балаларына татар телен өйрәтәселәре килүен әйтә, ләкин ул туган тел кебек укытылырга тиеш түгел, эчтәлеге, күләме ягыннар да, диләр. Безнең Мәгариф министрлыгында республика дәүләт телен ничек итеп белем бирү программасына кертергә икән дип сөйләшәләр. Сентябрьдә барлык мәсьәләләр хәл ителеп тә бетмәс, ләкин без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез”, - дип белдерде.
Депутат кайбер массакүләм мәгълүмат чараларының бу мәсьәләне кирәгеннән артык куертып, күпертеп язуларын да билгеләп узды. “Кайбер басмалар шул рәвешле үзләренә игътибар җәлеп итә. Аларга нәтиҗәсе мөһим түгел, ә процессы кызык”, - ди ул.
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы туган телләрне укыту турындагы законны өченче укылышта кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз