Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучылар көнендә Казанда ике белем бирү үзәге ачылачак
Аларның берсе - Милли мәгариф үзәге, икенчесе - Республика олимпиада үзәге
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 6 октябрь – Укытучылар көнендә Казанда Татарстанда беренче Милли мәгариф үзәге һәм Республика олимпиада үзәге ачылачак.
Милли мәгариф үзәгенә “Балакай” балалар бакчасы, Казан федераль университеты каршындагы 2нче гимназия һәм 32нче музыка мәктәбе керә. Үзәкнең төп үзенчәлеге – халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте нигезендә туган телдә белем алу барышының өзлексезлеген гамәлгә ашыру.
Белем бирү оешмасы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университетының туган телдә белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен саклау, гомумиләштерү һәм тарату буенча ресурс үзәге булып торачак.
Шул ук көнне тагын бер мәгариф үзәге – ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы беренче республика олимпиада үзәген ачу планлаштырыла. Республика олимпиада үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре – сәләтле балалар һәм талантлы педагоглар белән эшләү.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, учреждениедә каникуляр интенсивлар, профильле сменалар һәм интеллектуаль-иҗади чаралар вакытында Татарстанның сәләтле мәктәп укучыларының укуы һәм яшәве өчен барлык уңайлыклар булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз