news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучылар өчен ташламалы ипотека булырга мөмкин

Россия Мәгариф министрлыгы әлеге инициативаны тикшерергә әзер булуын раслаган.

Укытучылар өчен ташламалы ипотека булырга мөмкин
Салават Камалетдинов

Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Россиядә яшь белгечләрне мәктәпкә эшкә җәлеп итү өчен, укытучылар өчен ташламалы ипотека булдырырга җыеналар. Бу турыда "Будущее России. Национальные проекты" порталы хәбәр итте.

Әлеге тәкъдимне Дәүләт Советының "Мәгариф һәм фән" юнәлеше буенча эшче төркеме утырышы вакытында керткәннәр.

Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильвның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә моңа кадәр "Хезмәт базары һәм кадрлар әзерләү" төркеме утырышында да күтәрелгән булган.

Дәүләт Советының әлеге утырышында илнең төрле төбәкләрендәге педагоглар катнашкан. Алар льготалы ипотека кертү турында сорап чыгыш ясаган.

Россия Мәгариф министрлыгы әлеге инициативаны тикшерергә әзер булуын раслаган.

"Киңәшләшү өчен проект буларак, әлеге тәкъдимне хуплый", - дип сөйләгәннәр федераль министрлыкның матбугат хезмәтендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot