news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучылар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырылачак

Киңәшләр яа уку елы алдыннан әзерләнеп бетәргә тиеш.

Укытучылар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырылачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең Россия мәктәпләре укытучылары өчен тәкъдим ителгән җыелмасын эшләячәк. Яңа уку елы башлануга ук киңәшләр булдырылачак дип планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Социаль медиа һәм интернет-коммуникацияләр шартларында һөнәри имиджны формалаштыру мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия", - дигән ведомствоның Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Андрей Емельянов. 

Россия Мәгариф министрлыгы педагогларга ярдәм өчен РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы белән бергә тиешле тәкъдимнәр эшләргә һәм аларны илнең барлык төбәкләренә җибәрергә планлаштыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100