news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады

Биредә укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәләр.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Учись дома онлайн» порталында бушлай онлайн-курс ачылды. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтәчәк.

Курсның инициаторы — Россия Мәгариф министрлыгы, ә оештыручы — «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.

Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләде: Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Учебник, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар.

Сайттагы «банк»та педагоглар өчен файдалы бушлай онлайн-платформалар һәм курслар урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100