Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Укытучыга мөнәсәбәтне штраф белән генә үзгәртеп булырмы? — «Ватаным Татарстан»
Киләчәктә укытучыларны мыскыл иткән балаларның әти-әниләренә 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килмәгәе.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге әнә шундый катгый закон проекты әзерләгән.
Соңгы вакытта Россия мәктәпләрендә укытучыларга һөҗүм итү очраклары ешайды. Екатеринбургта югары сыйныф укучысы өлкән укытучыга һөҗүм иткән, Псков өлкәсендә укучы укытучысына суккан. Профсоюз белгечләре мондый тәкъдимне җәмгыять хуплаячак, ул педагогларның дәрәҗәсен күтәрергә, хокукый яктан якларга булышачак дип саный.
Әгәр әти-әни үз бурычларын үтәмәсә, штраф күләме 500дән 3 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, укытучыны мыскыл иткән өчен гражданнарга — 5 мең, җитәкчеләргә — 40 мең, юридик затларга 150 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителә. Укучыга карата көч куллану буенча Жинаять кодексына үзгәрешләр кертү — өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү мәсьәләсе дә карала. Проект Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетына карауга тапшырылган.
Бу яңалыкка карата Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоровның фикерен белештек.
— Штраф белән генә мөнәсәбәтне үзгәртеп булмаячак дип уйлыйм. Бүген әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырырга, аларны укытырга һәм тәрбияләргә кирәк. Без әти-әни, укучы, укытучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча өч яклы документ әзерләгән идек. Аны Россия мәгърифәт министры Ольга Васильевага тәкъдим итеп караган идек, тик ул нигәдер соңарды. Хәзер кабат тәкъдим итәргә җыенабыз. Миңа калса, монысы күпкә отышлырак булачак. Әйтик, укытучының дәресенә әти-әниләр кысыла алмый, әйтик, ул химияне ничек укытасын яхшырак белә. Анда һәр төркем өчен кагыйдәләр, таләпләр булдырылган, — ди белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз