news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган

Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысының максаты - татар милләтен заманчарак күрсәтү.

Укытучы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган
https://www.instagram.com/talipova_gulnaz_chibarkai/

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Фотоальбомда, балачак фотоларыннан тыш, үзе, әти-әнисе турында мәгълүмат та бар.

«Альбомны чыгару идеясе күптәннән бар иде. Берәр милли әйбер булдырасым килде. Минем максат — безнең татар милләтен заманчарак күрсәтү. Альбом балама кечкенәдән үк милли тәрбия бирәчәк. Ул аннан татарча укырга өйрәнеп, киләчәктә татарча сөйләшер дип уйлыйм», — ди автор.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ниһаять😍😍😍⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Килеп җитте бит бу көн ♥️ Сезнең белән күптәәәән уртаклашасы килгән җимешем🌷🌷🌷⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Рәхим итеп каршы алыгыз♥️♥️♥️⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ 🔥🔥🔥Беренче ТАТАР БАЛАЛАР ФОТОАЛЬБОМЫ🔥🔥🔥⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ @tatar_photo_book ⁣⁣⠀ Күптән башымда йөргән идеяне тормышка ашырдык😍⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Рәхмәт бик зууур командама😘😘😘⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Дизайнер @sharafiev_design Фотограф @guliyagubadiya Миңа ярдәм итеп торучыларым @guliiatalipova @aliya_akhmadullina_ ⁣⁣⠀ ⁣Сезгә ошар дип уйлыйм😘 Бу альбом турында үз сәхифәләрегездә уртаклашсагыз рәхмәтле булыр идем🤩🤩🤩

Публикация от Гульназ Максимова (Талипова) (@talipova_gulnaz_chibarkai)

«Башта үзем уйладым да, аннан соң әниемә күрсәттем. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның белән эчлеген киңәшләшеп эшләдек. Ирем дә хуплады. Калганын инде дизайнер белән икәү эшләп бетердек», — дип уртаклашты ул.

Гөлназ Максимова альбомның дизайнын ясату өчен милли җанлы дизайнер тапканын да сөйләде. «Дизайнер Рамил Шәрәфиев Пермь якларыннан. Мәскәүдә эшләп кайтты, хәзерге вакытта Казанда яши. Ул иптәш кызымның ире», — ди ул.

Гөлназ альбомны сатып алырга теләүчеләр шактый булуын әйтте. «Шушы проект турында игълан иткәч, минем адреска бик күп матур, җылы сүзләр килде. Мин кешеләргә фотоальбомның ошавын, аның кирәкле булуына инандым», — ди ул.

Гөлназ Максимова 1994 елда Яшел Үзән районы Шырдан авылында туган. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытучысына укыган. 2017 елда бакалавриатны укып бетергәч, магистратураның тюркология булегендә укыган, бүгенге көндә декрет ялында һәм аспирантурада «РФ халыклары телләре» кафедрасында укуын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100