Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укыган еллар Татарстанда пенсия алу өчен хезмәт стажына керәме-юкмы икәнен аңлаттылар
Иминият пенсиясен алу өчен татарстанлыларның кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Бу очракта укыган еллар исәпкә алынамы икәнен аңлаттылар.
2002 елга кадәр алган белем барлык категория гражданнар өчен дә исәпләнергә мөмкин. Бу очракта югары уку йорты, техникум, училище, ординатура һәм аспирантурада белем алу турында сүз бара. Димәк, әгәр кешенең минималь иминият стажына кадәр берничә ел җитми, шул ук вакытта ул 2002 елга кадәр белем алган икән, ул уку вакытын стажга кертү өчен Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итә ала.
2002 елдан соң белем алучыларга, вакытыннан алда пенсиягә чыгу шарты белән, эш бирүче тарафыннан оештырылган уку чоры кирәк. Моннан тыш, укыган еллар хезмәт стажында исәпкә алынсын өчен, бу вакытта эш бирүче үз хезмәткәре өчен иминият взнослары түләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз