Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Укы, Ижау!» китап фестивалендә татар мәдәнияте тәкъдим ителәчәк
11, 12, 13 сентябрьдә Ижевск шәһәрендә «Укы, Ижау!» дип аталган китап фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада язучылар белән очрашулар, остаханәләр оештырылачак. Шулай ук биредә китаплар сатып алу мөмкинлеге дә булыр дип көтелә.
Фестиваль кысаларында татар әдәбияты һәм мәдәнияте дә тәкъдим ителәчәк. 12 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Хөкүмәт йорты белән Милли музей арасында (Наговицын урамы, 9) «Удмуртия – уртак йортыбыз» дип аталган зур концерт була.
Концертта «Асылъяр» татар җыр һәм бию ансамбле, Светлана Тимершина, «Бәхет» ансамбле, язучы-шагыйрәләр Гөлфия Исхакова һәм Гүзәл Максимова катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз