Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укуны тәмамлап Татарстан тикшерү органнарына эшкә кергән юристларга миллион түлиләр
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы алдан тикшерү органнарына эшкә чакыра.
Юридик факультетларны тәмамлап килүчеләр өчен уникаль ярдәм чарасы – миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Әлеге түләү яңа хезмәткәрләргә беренче вазифаи дәрәҗә алуга ук түләнәчәк.
Дәүләт Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен ярдәм чаралары комплексын гарантияли:
тотрыклы хезмәт хакы, квартал һәм ай саен өстәмә түләүләр (окладтан 15 проценттан алып 200 процентка кадәр), берничә бурычны берьюлы үтәгән өчен өстәмә түләүләр (окладтан 100 процентка кадәр), шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен компенсация;
- 40 көннән башлап озын түләүле отпуск һәм хезмәт стажы өчен отпуск ялын озайту мөмкинлеге;
- 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы;
- хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына түләүсез медицина хезмәте күрсәтү;
- яңа эш урынына күчергән очракта пособие, күченү һәм торак арендалау чыгымнары өчен компенсация түләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз