news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укуның сыйфаты булырга тиеш, ул булмаса, вакыт бушка уза – Минтимер Шәймиев

Минтимер Шәймиев “Мәгариф 2030: үсешнең яңа концепциясе” форумында ТИСБИ идарә университеты һәм ЮНЕСКО халыкара кафедрасының эшен югары бәяләде.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген ТИСБИ идарә университеты һәм ЮНЕСКО халыкара кафедраның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган ЮНЕСКО “Мәгариф 2030: үсешнең яңа концепциясе” форумы үз эшен башлап җибәрде.

Форум халыкара статус йөртте. Бирегә Җир Шарының 10 нан артык иленнән 26 белгеч килгән. Форумның махсус кунагы - Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев ачылу тантанасында катнашты.

Беренче эш булып, ТИСБИ идарә университеты президенты Нэлла Прусс форум делегатларын университетның 25 ел алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.

“Без югары белемгә һәм, гомумән, илгә авыр булган вакытта университет ачтык. Бу вакытта без эшмәкәрләргә булышырга тиешле дәүләти булмаган университет ачарга уйлаган идек. 25 ел эчендә без 9 мең студент укыта торган, 3 филиалы булган югары уку йортына әйләндек. 85% укучыларыбыз үз һөнәре буенча эш таба, ә 5% үз эшен башлап җибәрә”, - дип сөйләде Нэлла Прусс.

Нэлла Прусс ЮНЕСКО форумын даими эшләп килгән дисскуссия мәйданчыгына әйләнәчәген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев делегатларны ТИСБИ һәм ЮНЕСКО кафедрасының 25 еллыгыннан тыш, тынычлык көне белән дә котлады.

“Мин сездә 2005 елда булганым бар. Ул вакытта без бу бинаны ачтык. Укытучылар инде алышынган, әмма аларның бер өлеше залда утыра. Мин Нэлла Матвеевнага һәм уку йорты хезмәткәрләренә үзоешканлык һәм рациональ караш, фән, мәгариф һәм мәдәнияттә булган проблемаларга игътибар итүләренә рәхмәт әйтәсем килә. Бүген берничә бәйрәмне уздыра алабыз. Беренче чиратта, ул - тынычлык көне. Мин сезне барыгызны да бу көн белән котлыйм, чөнки без тынычлыкны саклыйбыз. Тарихны һәм хәзерге чынбарлыкка карап, без тынычлыктан кыйммәтрәк әйбер булмавын аңлыйбыз”, - дип сөйләде ул.

“ЮНЕСКО тарафыннан алып барылган эш бик уңай. Бүгенге “Мәгариф 2030: үсешнең яңа концепциясе” дип аталган форум да милли һәм дини карашларга гына нигезләнмичә, дөньяның барлык халыкларына да кагыла, чөнки без бер Җир Шарында яшибез, без бер гаилә”, - диде Татарстан Республикасының беренче Президенты.  уку һәм укытуда беренче чиратта сыйфат булырга тиешлеген билгеләде.

“Укуның сыйфаты булырга тиеш. Сыйфат булмаса вакытны бушка уздырган кебек килеп чыга”, - диде Минтимер Шәймиев.

Искәртеп үтик, бу утырышта Минтимер Шәймиевка “ТИСБИ” идарә университетының мактаулы профессоры исеме бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100