news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен ел саен ун мең сум түләү турындагы закон проектын Дума кабул итмәде

Мәктәп укучыларының ата-аналарына ел саен түләүләр кертү тәкъдим ителгән закон проектын Дәүләт Думасы кире какты. Әлеге карар парламентның түбән палатасы пленар утырышында чыгарылды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Закон проекты нигезендә, уку елы башлану уңаеннан ата-аналарга (опекуннарга, попечительләргә) һәр бала өчен 10 мең сум күләмендә ел саен акчалата түләү алу хокукы бирү карала. Закон проектында, түләүнең сатып алу мөмкинлекләрен саклап калу өчен ел саен аны индексацияләү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта бала Россия гражданины булырга тиеш», – диелгән документка аңлатма язуында.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Россия Хөкүмәте әлеге проектны хупламады, чөнки анда мондый пособиеләрне алу өчен шартлар төгәл билгеләнмәгән иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100