Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Укучыларны «Бөек Җиңү» олимпиадасында катнашырга чакыралар
Казан укучылары «Бөек Җиңү» олимпиадасында катнаша алалар, анда алар 1941–1945 еллардагы сугыш турындагы белемнәрен тикшерә алачак. Гаризаларны 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрдән кабул итәләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Олимпиада өч этаптан тора. Беренчесе 27 февральдә старт ала. Анда геройларга, батырлыкларга, төп сугышларга һәм Бөек Ватан сугышы тарихындагы мөһим даталарга багышланган сораулар бар. Икенчесе 24 мартта башлана. Катнашучыларга тематик сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, эссе да язарга туры киләчәк. 6 майга планлаштырылган финал этабында да балаларны иҗади бирем көтә.
Катнашу өчен проект сайтында теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең мәгариф идарәсендә. Шунда ук олимпиада турында нигезләмә бастырылган. Җиңүчеләр Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадын карау мөмкинлеге алачак.
Моннан тыш, укучыларга иҗади конкурста үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итәләр. Ике номинация бар – «Җиңү йөзләре» (үз гаиләсеннән герой белән рәсем ясарга кирәк) һәм «Яшь полководец» (бала 1941–1945 еллардагы теләсә кайсы бөек полководец турында иҗади хезмәт яза ала).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз