news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучыларны БДИ балларын «арттырырга» тәкъдим итүче мошенниклар турында кисәттеләр

Мошенниклар мәктәп тәмамлаучы укучыларны имтихан балларын арттырырга вәгъдә итеп яисә ялган апелляцияләр тәкъдим итеп алдарга мөмкин. Бу хакта сенатор Артем Шейкин сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) соң яңа мошенниклык схемалары барлыкка килә: аферистлар имтихан нәтиҗәләрен тикшерүче ялган сайтлар, ялган апелляцияләр, балларны «арттыру» яисә «танышлар» аша имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеген тәкъдим итә. Шулай ук укучыларга югары уку йортындагы урынны раслау өчен шикле сылтамалар да җибәрергә мөмкиннәр», — диде ул.

«Имтиханнар, апелляцияләр, кабат тапшырулар һәм уку йортларына керү белән бәйле барлык мәгълүматны бары тик рәсми каналлар аша гына: мәктәп, төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге, югары уку йортының сайты яки абитуриентның шәхси кабинеты аша тикшерергә кирәк», — дип кисәтте Шейкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot