news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучыларга аттестат алу өчен БДИны ничә баллга тапшырырга кирәк икәнен искәрттеләр

Укучыларга аттестат алу өчен БДИны ничә баллга тапшырырга кирәк икәнен искәрттеләр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елда мәктәп аттестатын алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теленнән кимендә 24 балл җыярга һәм математикадан база дәрәҗәле имтиханны «өчле»дән түбән булмаган билгегә тапшырырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр итте.

«Бердәм дәүләт имтиханыннан минималь баллар ике дәрәҗәгә бүленә: мәктәп аттестатын алу өчен һәм югары уку йортларына керү өчен. Аттестат алу өчен рус теленнән 24 балл һәм база дәрәҗәле математикадан җиде балл (яисә «өчле» билгесе) җыю җитә, ә менә югары уку йортларына керү өчен таләпләр күпкә югарырак», — диде Гыйбатдинов.

Профильле математикадан 27 балл, физика, химия һәм биологиядән 36шар балл, информатикадан 40 балл, тарих һәм әдәбияттан 32шәр балл, географиядән 37 балл, җәмгыять белеменнән 42 балл, ә чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк.

Шул ук вакытта Гыйбатдинов ассызыклаганча, минималь балларны җыю югары уку йортына керүне гарантияләми, хәтта түләүле нигездә дә. Чөнки уку йортлары абитуриентлар арасында конкурс сайлап алуы үткәрә.

«Абитуриентларга өстәмә баллар системасына да игътибар итәргә кирәк: бүгенге көндә югары уку йортлары шәхси казанышлар өчен 15 баллга кадәр өстәп исәпләргә хокуклы», — дип билгеләп үтте парламентарий.

Аның сүзләренчә, өстәмә баллар алтын медаль белән кызыл аттестат, ГТО билгесе, волонтерлык эшчәнлеге һәм олимпиадалардагы җиңүләр өчен бирелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot