news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучылар мәҗбүри фәннәрдән бердәм имтиханны көз көне кабат тапшыра алачак

Мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарда канәгатьләнерлек нәтиҗәләр ала алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарга килә алмаган укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын өстәмә чорда – 4-25 сентябрьдә кабат тапшыра алачак. Бу хакта «ТАСС»ка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода бер яки ике мәҗбүри предмет буенча тиешле баллар җыя яки имтиханнарны тапшыра алмаган, яки расланган документаль нигезле сәбәпләр аркасында аларны тәмамлый алмаганнар өчен БДИ-2026 расписаниесендә өстәмә этап каралган, дип ачыклык керттеләр.

Бу чорда рус теленнән һәм база математикасыннан имтиханнар үткәреләчәк.

Моннан тыш, БДИның төп чорында яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр каралган. Агымдагы елның 8 һәм 9 июлендә чыгарылыш сыйныф укучылары элек тапшырылган имтиханнарның берсен, агымдагы елда яки 10 нчы сыйныфтан соң тапшырган фәннәрне дә кертеп, кабат тапшыра алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot