news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучы кыз Казан янындагы бистәләрнең берсендә әнисен пычак кадап үтергән

Кичә иртән Казан янындагы Дубровка бистәсендә 14 яшьлек кыз үз анасына пычак белән чәнчегән. Кыз берничә тапкыр әнисенең муенына һәм корсагына пычак белән кадаган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, 40 яшьлек хатын күпсанлы яралардан урында ук үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кыз барысын да сөйләп биргән.

Агентлыкка билгеле булганча, кыз имин гаиләдә яшәгән. Әтисе бизнесмен, матурлык салоннары челтәре белән идарә итә. Кыз Казанның техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укый.

news_right_1
news_right_2
news_bot