news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” бәйгесе җиңүчеләре арасында Кайбыч укучылары да бар

Балалар үз рйоныбыздагы гына түгел, Казандагы театрларга да еш бара.

(Кайбыч, 3 июнь, «Татар-⁠информ”, “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Казан шәһәрендәге «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле әти-⁠әни” бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Кайбыч районы укучылары һәм аларның әти-⁠әниләре дә катнашты. Балалар ел дәвамында музей, театр, концерт залларына йөреп, көндәлекләрен матур итеп бизәгән, фикерләрен язып, фотолар да куйган.Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты өч ел элек Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елында старт ала. Башта ул беренче класс укучылары өчен генә гамәлдә була. Укучыларның, әти-⁠әниләр һәм укытучыларның теләктәшлек белдерүе проектны дәвам итәргә этәрә. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хуплау таба. Проектның аудиториясе киңәя, хәзерге вакытта анда 1-⁠4 класс укучылары да катнаша. Көндәлектә төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, республиканың тарихи, истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре һәм мәдәният учаклары турындагы мәгълүматлар татар һәм рус телләрендә бирелгән. Анда укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр урын алган. Музей-⁠театрларга барганны билгеләү өчен буш битләр дә бар. Киләсе уку елында дүрт ел буе укучының мәдәни көндәлеген алып баручыларның беренче чыгарылышы булачак. Яңа гына төгәлләнгән уку елында мондый көндәлек Кайбыч районының 595 укучысына тапшырылган. Арадан Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Алия Айзатуллова, Никита Русов, Карина Макарова һәм Бәрлебашыннан Диләрә Әскәрованың мәдәни көндәлеге иң яхшысы дип табылды. Алар Казанга җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына да барды. Әлеге бәйрәмдә “Иң мәдәниятле ата-⁠ана” бәйгесендә җиңүгә ирешкән Багай авылында яшәүче Людмила Макарова да катнашты.

– Өченче классны тәмамлаган кызым Карина бәйгедә өченче ел рәттән катнашып, шуның икесендә җиңү яулады. Быел без күбесенчә Казан шәһәрендәге күпсанлы музейларда һәм театрларда булдык. Мәдәни учакларга бөтен гаиләбез белән бардык. “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына кушылуыбызның төп максаты җиңү яулау гына түгел, балаларыбызда сәнгатькә мәхәббәт уяту, республикабызның тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү. Моннан тыш, алар җәмәгать урыннарында үзләрен тоту күнекмәләрен дә үзләштерә, –диде Людмила Геннадьевна. – “Әкият” курчак театрына җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына да балалар һәм әти-⁠әниләр күп килгән иде. Димәк, үсмерләр мәдәниятка тартылып, матурлыкны күреп үсә һәм моның өчен гаиләдә дә зур тырышлык куялар. Бәйрәмдә Габдулла Тукайның “Су анасы” спектаклен карадык. Укучыларга да, безгә дә бүләкләр тапшырдылар. Мәдәни көндәлек өйдә тузан җыеп ятмасын, аннан барлык балалар да файдалансын, белемнәрен арттырсын, дөньяны күзаллавын киңәйтсен иде.

Әңгәмәдәшемне барлык әти-⁠әниләр дә хуплыйдыр дип уйлыйм. Хәзерге вакытта яңа уку елына “Укучының мәдәни көндәлеге” әзерләнә. Киләсе елга җиңүчеләр саны артсын иде. Балачак бер генә тапкыр килә. Балаларны кечкенә чагыннан ук мәдәниятка тартсак, алар матурлыкны күрергә өйрәнеп үсәчәк. Ә мондый кешенең күңелендә һич кенә дә усаллыкка һәм начарлыкка урын булмаячак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100