news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучыларның һәм студентларның "Казан Экспо"га экскурсияләре башланды

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган “Посетитель” программасы буенча Казанга 43 мең укучы һәм студент экскурсиягә киләчәк.

Укучыларның һәм студентларның "Казан Экспо"га экскурсияләре башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген “ВорлдСкиллс” чемпионаты узу уңаеннан Россиянең уку йортлары укучыларының “Казан Экспо”га экскурсияләре башланды. “Күрергә килүче” – “Посетитель” программасы буенча барлыгы 43 173 кунак килүе көтелә. “Татар-информ” журналисты Казанның Яңа Савин районындагы 9нчы мәктәп укучыларының экскурсияләрендә катнашты.

Казанның 9 мәктәбе укучысы Софья Сәйфетдинова чарага килергә “ВорлдСкиллс”ның ачылышы зур йогынты ясавын әйтте. “Ачылыш вакытында робототехника ярдәмендә инвалидларны аякка бастыруларын сокланып карадым. Үземнең дә нәрсәдер эшлисем килә”, - дип сөйләде ул.

Софья фикеренчә, бу дөнья күләмендә ил өчен зур дәрәҗә дә. “Без дөньяга үзебезнең спортта гына алдынгы булуыбызны түгел, баш белән дә әйбәт эшләвебезне күрсәтәбез”, - диде ул.

9нчы мәктәпнең VII-X сыйныфларыннан барлыгы 140 укучы килгән иде. Аларны волонтерлар каршы ала. Программа якынча ике сәгать дәвам итә. Укучыларны кулинария компетенциясе белән таныштырдылар. Аларның күз алдында осетинча пирог өчен камыр әзерләделәр.

“Миңа монда төрле профессияләрне күзәтүе бик кызык”, - диде укучы Даниил Шафинский. “Яңа профессияләр барлыкка килүен ата-аналар да, укытучылар да белми кала хәтта. Бу экскурсияләр вакытында шулар белән танышабыз һәм укучылар: “Мин шул һөнәр вәкиле дә була алам бит”, - дип уйлана башлый”, - дип бәяләде экскурсияне тарих укытучысы Галина Иванова.

Укытучы дөрес булмаган күзаллаулар аркасында соңгы елларда юрист, психолог, икътисадчы кебек профессия сайлаучыларның күп булуын әйтте. “Хәзер менә без урта сыйныфларда ук укучыларны кызыксындыра башлыйбыз”, - диде ул.

Азалия Каюмова юрист булырга теләгән. Ул бу теләгеннән кире кайтмавын, әмма кулинария буенча курсларга йөри башлаячагын әйтте. “Тәмле итеп ашарга пешерү һәрвакыт кирәкле һөнәр. Кешеләр һәрвакыт тәмле ашарга ярата. Чемпионат исә эшче профессияләрнең дәрәҗәсен арттырачак. Теләсә кайсы бәйге киләчәккә юл ача. Ә бу исә гади генә түгел, ә дөнья чемпионаты”, - диде Азалия.

9нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәния Кәримова әле кичә генә уку йортында Бөекбритания делегациясен кабул итүләре хакында сөйләде. 40 кеше килгән, мастер-класслар күрсәткәннәр. Укучылар үзләре дә проектларын тәкъдим иткән, Сабан туе да күрсәткәннәр. “Барыбыз да шат калдык, укучыларның профессионаллар белән аралашуы киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәр”, - ди укытучы.

  • “Посетитель” программасы РФ Хөкүмәтенең 2016 елгы карары нигезендә, эшче профессияләрне популярлаштыру максатыннан тормышка ашырыла. Оештыручылар – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм Яшьләр эшләре министрлыгы. 23-26 августта 14-30 яшьләрдәге 43 173 укучы һәм студент килүе ниятләнә. Күпчелеге Казаннан (31 600) һәм Татарстан районнарыннан (6 000). Россия төбәкләреннән 5 573 кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100