news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучыларның каникулы вакытында укытучыларның белемнәре тикшереләчәк

Мөгаллимнәрнең диагностик тестлаштыруы 31 октябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү быел 31 октябрьгә билгеләнгән. Диагностик тестлаштыру республикада беренче генә тапкыр үткәрелми. Агымдагы елда да Татарстан мөгаллимнәре укучыларның көзге каникулы вакытында шушы сынауны узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

“Мәгълүм булганча, бу – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гына түгел, федераль министрлыкның да сәясәте. Балаларыбыз әлеге тестлаштыруны үтә икән, укытучылар да сынау аша узарга тиеш”, – ди Лариса Сулима.

Аның сүзләренчә, әлеге диагностик тестлаштыруның максаты кемнедер эшеннән чыгару түгел, ә укытучының үзенә нинди белем җитмәвен ачыклау, квалификацияне күтәрү курсларында үз белем дәрәҗәсен үстерү өчен таләп ителгән белем алу модулен сайлау.

Искәртеп узабыз, һәр укытучы өч елга бер тапкыр квалификация күтәрү курсларын уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot