news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак

Әмма Халыклар бердәмлеге көне быел шимбәгә туры килү сәбәпле, ул 6 ноябрьгә күчерелеп ял ителә. Димәк, укучылар да укуга бер көнгә соңрак керешә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). 30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак.  Әмма Халыклар бердәмлеге көне быел шимбәгә туры килү сәбәпле, 6 ноябрь эшләми торган көн булып тора. Димәк, укучыларның яллары да бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

“28 октябрь – соңгы уку көне – шимбә. Шуңа да каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала”, - ди Лариса Сулима.

Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100