news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучыларга Чирмешән Туган як тарихы музеена виртуаль сәяхәт оештырыла

Шешминка,Туймәт,Иске Үтәмеш,Лагерка,Түбән Кармалка,Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентация белән танышкан.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Туган як тарихы музее хезмәткәрләре район мәктәпләренә барып, укучылар өчен музей заллары буенча виртуаль сәяхәт оештыра. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Шешминка, Туймәт, Иске Үтәмеш, Лагерка, Түбән Кармалка, Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентацияне күрергә дә өлгергәннәр. Шунда ук райондаш рәссамнарыбызның эшләреннән күргәзмә оештырылган. Уку елы дәвамында алар барлык мәктәпләрдә дә булырга ниятлиләр. Мондый сәяхәттән соң укучыларда әлеге экспонатларны музейга барып, үз күзләре белән күрү теләге арта, презентация аша гына туган як тарихы музеендагы барлык экспонатларны да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot