news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучыларга, ә алар 7 команда, мәгарәгә төшү ошаган

Кама Тамагында Халыкара туризм көне билгеләп үтелде

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Узган шимбәдә Халыкара туризм көне билгеләп үтелде. Кама Тамагы районында ДЮСШ, башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре Юрий мәгарәсенә керү буенча спелео (ориентлашу) дисциплинасында спорт туризмы буенча районара беренчелек үткәрде. Ярышларда Затон мәктәбе, ДЮСШ, Тәтеш балаларга өстәмә белем бирү үзәге, Тәтеш районының Алабирде, Югары Осланның Татар Борнашы мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Укучыларның барысына да мәгарәгә төшү ошады, дип яза “Идел таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot