news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучылар мәдәни чараларга мәҗбүри йөрергә тиеш түгел - Мәгариф һәм фән министрлыгы

Министрлык мәдәни-ял учреждениеләрендә оештырылган чараларга балаларны мәҗбүри җәлеп итү буенча ата-аналарның зарлары ешаюын хәбәр итә.

Укучылар мәдәни чараларга мәҗбүри йөрергә тиеш түгел - Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://mon.tatarstan.ru

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Укучылар мәгариф оешмаларында үткәрелә торган һәм локаль актлар белән билгеләнгән - уку планында каралмаган чараларда үз теләге белән генә катнашырга хокуклы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәдәни-ял учреждениеләрендә оештырылган чараларга балаларны мәҗбүри җәлеп итү буенча ата-аналарның зарлары ешаюын хәбәр итә.

Бу проблеманың җитдилеген исәпкә алып, чараларга (театрларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәни-ял учреждениеләренә), шул исәптән коммерцияле нигездә барырга мәҗбүр итү очрагы булырга тиеш түгел.

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп узганча,«Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законның (29.12.2012 ел, № 273-ФЗ) 34нче маддәсе 4нче пункты нигезендә, укучылар мәгариф оешмаларында үткәрелә торган һәм локаль актлар белән билгеләнгән тәртиптә уку планында каралмаган чараларда үз теләге белән катнашырга хокуклы.

Димәк, гомуми белем бирү оешмаларында да, алардан читтә дә уку планы кысаларында булмаган чараларда катнашу ирекле.

Укучылар иреген чикләү ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линия” телефоны буенча хәбәр итүне сорый: тел.: (843) 294 95 70.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100