news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучылар Бердәм дәүләт имтиханына дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел - мәгариф министры

“Бу мәсьәлә баштан ук контрольдә булачак”,- дип билгеләп үткән ул

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Мәктәп укучылары БДИга дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы моны контрольгә алачак, дип белдергән чәршәмбе көнне ведомоство башлыгы Ольга Васильева РФ Җәмәгать палатасындагы чыгышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Мин балаларның дәрестән тыш БДИ белән шөгыльләндермәс өчен барысын да эшләячәкмен. Ул вакытны бит без балаларыбызны кеше итеп формалаштыру, тәрбия бирү өчен кулланылырга тиеш, ә БДИларга әзерләр өчен түгел. Һәм мин шуның белән шөгыльләнәчәкмен дә”, -  дип билгеләп үткән Васильева.

“Бу мәсьәлә баштан ук контрольдә булачак”,- дип билгеләп үтте ул.

Алданрак Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа башлыгы БДИга әзерләнү һәм аны тапшыру камилләшергә тиеш, дигән иде. Аның сүзләренчә, мәктәп укучысы соңгы ике елын нәкъ менә БДИга әзерләнеп үткәрүе дөрес түгел.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100