news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучылар арасында I төбәкара инновацион фәнни–техник проектлар бәйгесе башлана

Бәйгедә Россия Федерациясе төбәкләренең техник юнәлештә эшләүче югары уку йортларының беренче һәм икенче курс студентлары да катнаша ала

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Укучылар арасында I төбәкара инновацион фәнни–техник проектлар бәйгесе (Укучыларның V республика инновацион фәнни–техник проектлар бәйгесе) башлану турында хәбәр итә.

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, бәйгедә Россия Федерациясе төбәкләренең техник юнәлештә эшләүче югары уку йортларының беренче һәм икенче курс студентлары да катнаша ала. Алар “Биология. Биотехнологияләр”, “Информацион технологияләр”, “Медицина һәм фармакология”, “Химия, яңа материаллар, химик технологияләр”, “Машина төзелеше, радиотехника, электроника, приборлар ясау», “Энергетика һәм энергия саклау”, «Авыл һәм урман хуҗалыгы”, “Урман һәм урман эшкәртүче сәнәгать”, «Төзелеш. Архитектура”, “Тирә-юньне саклау. Кеше экологиясе”, “Уйлап табу һәм рационализаторлык», “Метрология һәм стандартлаштыру», “Социаль-икътисади һәм гуманитар өлкә» номинацияләрендә үзләрен сынап карый ала.

Ул - “Яшьләрнең фәнни-иннновацион бәйгесендә катнашучы” федераль программасы буенча сайлап алу (ярымфиналга чыгу), “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесендә катнашу өчен ярымфинал конкурсы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100