news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучы һәм студентлар арасында француз телендәге иҗади эшләргә конкурс игълан ителде

“Французский язык” газетасы юбилее уңаеннан сюрпризлар әзерли

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Киләсе елда “Французский язык” газетасына 10 ел тула. Шул уңайдан газета редакциясе укучылар өчен кызыклы басмалар һәм сюрпризлар әзерли.

Шушы датага туры китереп газета укытучылар, югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында француз телендәге иҗади эшләргә конкурс игълан итте. Бәйге “Россия-Франция: мәдәниятләр диалогы”, “Парижда яшәргә теләр идем”, “Россия һәм Франция - бүген”, “Mon amie la langue franсaise” (лингвистик тикшеренүләр), “Je vous salue, ma France” (Франция буйлап сәяхәт) номинацияләрендә уздырыла. Эшләр агымдагы елның 1 декабренә кадәр газета редакциясенә кабул ителә (121165, Мәскәү, Киевская, 24).

“Альянс Франсез-Казан” җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр газета битләрендә нәшер ителәчәк. Жюри эшләрне бәяләгәндә оригинальлеккә, материалның сыйфатына һәм авторның француз телен белү дәрәҗәсенә төп игътибар итәчәк.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100