news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучы баланы мәсхәрәләгән өчен Зәйдә яшәүчене мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр

27 яшьлек егет укучы кызны күпфатирлы йортның подъездында көтеп торган.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Зәйдә 15 яшьлек укучы кызны мәсхәрәләгән ир-атка хөкем карары чыгардылар, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Суд күпфатирлы йортларның бер подъездында 27 яшьлек ир-ат укучыга карата азгынлык гамәлләре кылганлыгын ачыклаган. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Нәтиҗәдә егетне 400 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot