news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уку йортын тәмамлаучыларның яртысы үз белгечлеге буенча эшләми - Фәрит Мөхәммәтшин

"Минемчә, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары кайсы һөнәргә тартылуы буенча рейтинг ясарга кирәктер", - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.

(Мөслим, 16 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәгариф системасында яңа бәяләү күрсәткечләрен кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ул Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында белдерде.

Парламент башлыгы, тулаем алганда, Татарстанның мәгариф системасы күтәрелеш кичерүен билгеләп узды, ләкин тагын яңа рейтинглар һәм бәяләү күрсәткечләре өстәргә була, дигән фикер дә җиткерде.

“Мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләр, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, конкурентлы рәвештә үсә бара. Бездә рус теленнән имтиханны илдәге башка рус төбәкләренә караганда да яхшырак тапшыралар”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай да, ул алдагы утырышларда тирән анализ белән бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмалары арасында тәрбия мәсьәләсе ничек куелганына, балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучылар күпме булуына игътибар юнәлтү кирәк. “Суицидлар да шуннан килә бит. Педагоглар коллективы, сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән нинди элемтәдә торуы, ата-аналар комитетының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве – болар анализ сорый”, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Алга таба Дәүләт Советы рәисе һөнәри ориентация мәсьәләсенә тукталды.

“Бүген безгә ниндидер яңа бәяләү рейтингы кирәк, бу тәнкыйтьләү яки 100 балл җыючылар, медалистлар кайда күбрәк яки азрак булуы турында сөйләү өчен түгел, безгә яшь белгечнең һөнәри белеменең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әле күптән түгел генә телевидениедән Россия буенча мәгълүматлар ишетүен әйтте. “Югары уку йортларын тәмамлаучыларның институтта алынган белгечлеге буенча 50 проценттан кимрәге генә эшли. Моның нәрсә икәнен күз алдыгызга китерәсезме?! Бу әрәм хезмәт, бу кешегә белем бирүгә әрәм акча сарыф итү дигән сүз. Минемчә, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары кайсы һөнәргә тартылуы буенча рейтинг ясарга кирәктер. Мәктәпне тәмамлаганда, мәсәлән: “Кем буласың килә?” – дип сорарга була, – дип тәкъдим итте парламент рәисе. – Бу мөһим, аңа анализ ясау кирәк”.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнардан күпме кеше укырга китеп, күпмесе кире кайтканын, практикага күпме кешене юллаганыбызны белергә тиешбез. “Безгә нәтиҗәлелек кирәк. Без республикабызның күптармаклы хуҗалыгы өчен белгечләрне максатчан әзерләүдән зуррак нәтиҗәгә ирешербез дип уйлыйм”, – дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100