news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уку йортыннан чыгарылган студентларга әлеге уку йортына керү хокукын чикләргә ниятлиләр

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы уку йортыннан чыгарылган студентларның биш елга шул ук югары уку йортына керү хокукын чикләргә ниятли. Бу ведомство приказы проектыннан күренә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Дисциплинар түләтү чарасы буларак куылуга бәйле рәвештә оешмадан чыгарылган затлар куылганнан соң биш ел дәвамында бу оешмага кабул ителергә тиеш түгел», – диелгән документ проектында.

news_right_1
news_right_2
news_bot