Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уку йортларында БДИ баллы 50дән азрак булган абитуриентлар өчен түләүле урыннар бетерелә
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы әзерләгән методика нигезендә, югары уку йортларында түләүле урыннар бердәм дәүләт имтиханында уртача баллы 50дән ким булмаган абитуриентларга гына биреләчәк. Түбәнрәк нәтиҗәле абитуриентлар коммерция нигезендә кабул итмәячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Яңа методика нигезендә, түләүле урыннар саны соңгы ике уку елында коммерция нигезендә белем алган студентларның уртача саны дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына үз тәкъдимнәрен юллаячак, ә университетлар, абитуриентларның өлгерешен һәм хезмәт базарында уку йортын тәмамлаучыларга булган ихтыяҗны исәпкә алып, төзәтмәләр кертә алачак.
Россия Президенты Владимир Путин 6 февральдә Фән һәм мәгариф советы утырышында икътисад өчен кирәкле булмаган белгечлекләргә түләүле нигездә укырга алуны чикләргә кирәк, дип ассызыклады.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков сүзләренчә, яңа кагыйдәләр барлык югары уку йортларына, белгечлекләргә һәм әзерлек юнәлешләренә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз