news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уку елы башына тәмәке тартуга каршы проектны хөкүмәткә тапшырачаклар

Проект илдә 2025 елга тәмәке куллануны киметүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында август ахырына, тәмәке тартуга каршы проектны эшләп бетереп, хөкүмәткә тапшырырга уйлыйлар. Бу хакта бүген илнең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип яза “Известия”.

"Без аны якын арада эшләрбез, дип көтәбез, ягъни август азагында, яңа уку елы башына хөкүмәткә кертергә телибез", – дип белдергән Скворцова.

Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта документ төрле оешмалар белән килештерелә.

2017-2022 еллардагы тәмәкегә каршы проект концепциясе илдә 2025 елга аны куллануны киметүгә юнәлдерелгән. Моның өчен тәмәке продукциясенә салым һәм акцизларны арттыру карала, шулай ук тартучыларга карата кайбер тыючы чаралар күрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100