news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уктан ату буенча РФ Генераль прокуроры Кубогы финалында Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак

Уктан ату буенча V Бөтенроссия «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» ярышлары ахырына якынлаша. Финал көне 18 сентябрьдә була.

Программада – финал матчлары һәм алтын медальләр тапшыру, бүләкләү тантанасы, шулай ук 12:00 сәгатьтә Фирдүс Тямаев чыгышы белән ярышларны ябу тантанасы. Кунаклар өчен интерактив зоналар, конкурслар һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату булачак.

Керү түләүсез, теркәлү билетлары буенча башкарыла. Чара «Ак Барс Арена»да узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot