news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Укртатнафта”ны басып алучыларның аны Россия нефте белән тәэмин итү мөмкинлеге юк

“Укртатнафта”ны басып алучыларның аны Россия нефте белән тәэмин итү мөмкинлеге юк

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Рейдерлар кулында вакытта “Укртатнафта” Россия нефтен алмаячак. Бу хакта “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, “Укртатнафта” Күзәтү советы әгъзасы Наил Маганов белдерде.

П.Овчаренко эмиссарлары “Укртатнафта” исеменнән һәм аннан урланган акчалар хисабына Россия базарында бу мәсьәләне хәл итмәкче. Әмма заводка элеккегечә Россия нефте җибәрелми һәм бу законлылык торгызылмыйча эшләнмәячәк дияргә нигез бар, дип белдерде Н.Маганов. Шул ук вакытта ул РФ нефть компанияләреннән коллегалары белән булган эшлекле элемтәләргә, шулай ук РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының рәсми позициясенә сылтама ясады. Ул рейдерлар белән теләсә кайсы килешү “Укртатнафта” һәм аның акционерларыннан урланган акчаларны легальләштерү булачак, дип белдерде.

Н.Маганов Украина хокук саклау органнары сүзләрдән гамәлләргә күчәр дигән өмет белдерә. Шул ук вакытта Украина хакимиятләренең заводта вәзгыятьнең нормальләшүе хакындагы ышандыруларына карамастан, рейдерлар аннан китмәгән әле. “Украина хөкүмәтеннән яңгыраган белдерүләр ул безнең позиция яклы дип ышанырга мөмкинлек бирә”, - диде Н.Маганов. Тик ул җирле хакимиятләрнең (Полтава өлкәсе) гамәлләрен “эзлексез һәм аңлаешсыз” дип атады. Анда болар барысы да “югарыдан” каршылыклы күрсәтмәләр булу аркасында килеп туган дигән тәэсир калдыра.

Шуңа күрә хокук саклау органнары үз бурычын үти алмый, дип саный Н.Маганов. Түбәндәге мисал китерелә. “Укртатнафта”ның законлы менеджменты эчке гаскәрләрне чакыргач, алар инде ярты сәгатьтән үк кемнеңдер боерыгы белән кире кайтарылган. Әмма Киевтан басып алу фактын тикшерергә хокук саклау органнары вәкилләре килгәч, эчке гаскәрләр янә пәйда булып, тикшерүчеләргә предприятиегә керергә комачаулаган. Соңрак җирле прокурор ике сәгать элек үзе тикшерү эшләренә биргән санкцияләрен гамәлдән чыгарган.

Н.Маганов шулай ук Украина гаммәви мәгълүмат чараларының “Укртатнафта”да булган хәлләрне, нигездә, бер яклы гына яктыртуында чагылган мәгълүмат блокадасы турында белдерде. Ул “РФ илчелеге ярдәмендә узыдырылган безнең матбугат конференциясеннән дә гомуми контексттан алынган аерым цитаталар китерелә”, дип билгеләп үтте.

“Шуңа бәйле рәвештә, безгә бу хәлләргә бәйсез халыкара юристларны җәлеп итәргә, шулай ук дөньяның эшлекле җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк”, - диде Н.Маганов.

Н.Маганов шулай ук 24 октябрь көнне “Укртатнафта” идарәсенең законлы рәисе Сергей Глушко белән милиция ярдәмендә өч сәгать капка төбендә торганнан соң, ничек итеп предприятиегә керүен сөйләде. Бу вакытта завод эшчеләре, күрәсең, штурм башланды дип белеп, мондый вакытта бина эчендә калырга теләмичә, тәрзәләрдән сикерә башлаган. Ул Павел Овчаренко белән очрашып, аңа заводтан китәргә тәкъдим иткән. Тегесе бернинди нигезе булмаган үз дәлилләрен китергән. Н.Маганов аның предприятиенең финанс хәле турындагы барлык белдерүләрен законсыз гамәлләр кылу өчен “күзгә төтен җибәрү” дип атады.

Әйтик, П.Овчаренконың 2,5 миллиард гривна күләмендә (500 миллион долларга якын) кредит бурычы турындагы белдерүләрен Н.Маганов җитди дәлил дип кабул итәргә кирәкми, ди, чөнки бу сумма предприятиенең 45 тәүлек эчендәге әйләнешенә тигез һәм “эштә була торган нормаль күренеш”. Компаниянең 3 квартал нәтиҗәләре буенча югалтуларга дучар булуы конкрет базар вәзгыятенә бәйле, диде Н.Маганов. Ул билгеләп үткәнчә, 4 кварталга керем планлаштырылган булган һәм агымдагы елны компания “плюслар” белән тәмамларга тиеш булган. Хәзер Украина бюджеты бер ай туктап торганнан соң, 300-350 миллион гривна күләмендә салымнар алмаячак. “Укртатнафта” хисабына Полтава өлкәсе бюджеты керемнәренең 40 проценттан артыгы формалашуын исәпкә алырга кирәк.

П.Овчаренко кем мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итә дигән сорауга, Н.Маганов бу гамәлләр белән Игорь Коломойскиның “Приват” төркеме һәм “Укрсиббанк” хуҗасы Александр Ярославский идарә итә, дип фаразлады. Моны Татарстан акционерларына әлеге структураларның арадашчылары аша сөйләшүләр алып бару тәкъдиме килү дә дәлилли.

“Укртатнафта” ЯАҖдәге вәзгыять (Кременчуг нефть эшкәртү заводы, Украина) кшеләр куркынычсызлыгы өчен авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип белдерде Н.Маганов. заводка чимал китерү туктатылу сәбәпле, җиһазларның эшләүдән туктавы да авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Без бүген заводта барган хәлләргә җавап тотмыйбыз”, - дип белдерде Н.Маганов.

Искәртеп үтәбез, 19 октябрь көнне 2004 елда эшеннән азат ителгән “Укртатнафта” идарәсенең элеккеге рәисе Павел Овчаренко сак предприятиесе вәкилләре ярдәмендә, вазифасына кире кайтарылуы турындагы суд карары белән килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте уртак предприятиедә җитәкче алышынуны рейдерлык алымы белән басып алу дип бәяләде. Шул ук вакытта “Татнефть” ААҖ “Укртатнафта”га нефть җибәрүен туктатты.

“Нефтегаз Украины” милли акционерлык компаниясе “Укртатнафта”ның 43,054 процент акцияләренә ия. Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 2006 елның октябрендә “Татнефть” ААҖнә ышанчылы идарә итүгә 28 процент акцияне тапшырды, соңгысы әле турыдан-туры 8,6 процент акцияләргә дә ия. «SeaGroup International PLC» (АКШ) һәм «AmRuz Traiding AG» (Швейцария) компанияләре 9,96 һәм 8,336 процент акцияләргә ия. Украина ягы әлеге пакетларның чит ил компанияләренеке булуын бәхәсле дип игълан итә.

2007 елның язында “Укртатнафта”ның акционерлары реестрын алып барган “Укрнафтогаз” финанс компаниясе” ААҖ “ИНГ Банк Украина” АБ исәбеннән «SeaGroup International PLC» (АКШ) һәм «AmRuz Traiding AG» (Швейцария) компанияләренең акцияләрен “Нафтогаз Украина” файдасына күчереп язган. Россия акционерлары һәм югарыда аталган банк бу операцияне законсыз дип саный.

19 октябрь вакыйгаларын Украинаның беренче вице-премьеры, финанс министры Николай Азаров һәм вице-премьер Андрей Клюев рейдерларча басып алу буларак бәяләде. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Украина прокуратурасына да П.Овчаренко гамәлләренең законсызлыгы турында мөрәҗәгать җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot