news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина пилотсыз очкычы Запорожье өлкәсендә автобуска һөҗүм иткән

Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычы Запорожье өлкәсендә рейс автобусына һөҗүм иткән, дип яза ТАСС агентлыгы төбәк губернаторы Евгений Балицкийга сылтама ясап.

Автобус Краснодар - Мелитополь маршруты буенча хәрәкәт иткән. Салонда 9 пассажир һәм 2 йөртүче булган. Кайсыдыр мизгелдә аңа Украина пилотсыз очкычы һөҗүм иткән һәм автобуска ут капкан. Янгын 20 квадрат метр мәйданны биләп алган. Оператив рәвештә урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк, чөнки барлык пассажирлар да транспорттан чыгып өлгергән.

«Бу – күзгә бәрелеп торган террорчылык акты. Пассажир транспортына максатчан һөҗүм – халыкара гуманитар хокукны тупас бозу, Киев террорчыларының чираттагы хәрби җинаяте», - дип искәртте Балицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot