Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украинаның Россиягә һөҗүмнәре аркасында 1,4 меңнән артык кеше һәлак булган
Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Украинаның Россиягә һөҗүмнәре аркасында һәлак булган тыныч халык санын атады. Аның мәгълүматлары буенча, 1 472 кеше һәлак булган, шул исәптән – 45 бала. 6 754 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шул исәптән – 405 балигъ булмаганнар, дип хәбәр итә ТАСС.
Ведомство җитәкчесе шулай ук 2022 елдан Россиянең 54 төбәге Киев режимы һөҗүмнәренә дучар булды, дип өстәде.
«2022 елдан махсус хәрби операцияләр уздыру чикләреннән читтә урнашкан Россия Федерациясенең 54 субъекты территориясендә һөҗүм фактлары буенча 5 347 эш кузгатылган. Бу эшләр кысаларында Украина милләтчеләренең артиллерия һәм ракета кораллануы, БПЛА кулланып атакалар, шулай ук Россия Федерациясе территориясенә бәреп керү очраклары документлаштырылган», - дип сөйләде Бастрыкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз