news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украинаның берничә йөз гражданына Россиядә качак статусы бирелгән

Шул ук вакытта 230 меңнән артык украин РФта вакытлы сыену урыны сорап мөрәҗәгать иткән

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский хәбәр иткәнчә, Россиядә качак статусы Украинаның күп гражданына бирелмәгән. Аның сүзләренчә, качак статусын берничә йөз кеше генә алган. Россия территориясендә Украина кешеләре саны үзгәрү динамикасы турында сөйләгәндә исә Ромодановский, динамика юк, дип белдерде. "Кешеләр килә дә, китә дә, - бу нормаль процесс, хәзерге вакытта Украина кешеләре күпләп килә яки күпләп китә дип булмый", - дип ассызыклады Федераль миграция хезмәте башлыгы.

Элегрәк Ромодановский, 230 мең кешедән артык украин РФда вакытлы сыену урыны сорап мөрәҗәгать иткән, бу тизләтелгән тәртиптә гражданлык алырга дәгъва итәргә мөмкинлек бирә, дигән иде, диелә ТАСС хәбәрендә. "Вакытлы яшәү өчен рөхсәт сорап 115 мең кеше мөрәҗәгать итте", - дип өстәгән ул.                      

news_right_1
news_right_2
news_bot