news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Украинаның берничә шәһәрендә татар милли тормышына кагылышлы вакыйгалар булды
Киев шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының күчмә утырышы
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Киев шәһәрендә “Украина Республикасындагы татар җәмгыятьләрене борчыган мәсьәләләрне чишүдә Бөтенукраина милли мәдәни үзәге “Туган тел”нең эш тәҗрибәсе” дигән темага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының күчмә утырышы узды.
Аның эшендә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзалары Рәмис Сафин, Дамир Исхаков, Җәмил Вәлиуллин (Тольятти), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов, Мәскәүдән РФнең Тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү Департаменты директоры Александр Чепурин, Россиянең Украинадагы илчесенең киңәшчесе Виктор Богач, Украинадан БТМҮ “Туган тел”нең рәисе, РФ тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Россия ватандашларының Координацияләү Шурасы әгъзасы Кәнәфия Хөснетдинов, Запорожьеның “Алтын ай” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рәхимә Әхмәрова, Кырым Республикасының “Идел” исемендәге Идел буе татарлары Ассоцияциясе президенты Илмир Тимергалиев, Бакчасарайдан кырымтатар Мәҗлесенең бүлек мөдире Али Хәмзин, Бөтенукраина милли-мәдәни үзәгенең Попечительләр Шурасы рәисе Петр Шәрәфетдинов, шулай ук Украинаның министрлыкларыннан, вәкилләре, шәһәр хакимиятеннән вәкилләр, Белоруссия, Молдова татар җәмгыятьләре дә катнашты.
Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рамис Сафин алып барды. Тел, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре каралды. Шулай ук милли тормышта актив катнашкан милләттәшләребез БТК БКның “Рәхмәт хат”ы белән дә бүләкләнде. Әлеге утырыш кысасында Бөтенукраина милли-мәдәни үзәге “Туган тел” һәм Белорусиядәге татар иҗтимагый оешмалары берлеге “Зикр-уль-китаб” арасында һәм шулай ук “Туган тел” белән Молдова Республикасы Татар җәмгыяте арасында икеъяклы Килешүгә кул куелды.
Күчмә утырыш Киевтагы Татар йортында узды. Әлеге йорт 2003нче елны Татарстан Хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ ярдәме белән ачылган иде. Бүгенге көндә әлеге йортта урнашкан “Туган тел” Украинадагы 16 татар оешмасын берләштерә. Бу илдә 74000 якын татар яши. Кичен мәдәният йортында узган “Туган тел ” оешмасының 10 еллык бәйрәмендә дә милләттәшләребез күпләп җыелган иде. Украинадагы “Шатлык”, “Асылъяр” җыр ансамбльләре, бию коллективларының чыгышлары белән беррәттән, залга җыелган тамашачы Татарстанның атказанган артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың чыгышын алкышлар һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Симферопольдә Казаннан килгән делегацияне кырымтатар Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилов һәм аның беренче урынбасары Рефат Чубаров кабул итте. Кунаклар Исмагыйль Гаспралы һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Симферопольдә төзеләчәк мәчет урынын карадылар.
Ялтада “Акчура” исемендәге татар оешмасы тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштылар. Советлар Союзы Герое Г.Мәҗитовның Мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Шулай ук, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовка мемориаль такта ачу тантанасында да катнаштылар. Мемориаль тактаның авторы - Татарстаннан скульптор-авторы Мәхмүт Гасимов. Бу тантанада Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты делегациясеннән тыш, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры урынбасары Фәрит Солтанов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина һәм Ялта шәһәре мэре урынбасары, якташыбыз Николай Кропин да катнашты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot