news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Украинадан кайткан Росгвардия хезмәткәрләре белән очрашты

Бүген Казанга Украинадагы махсус операция вакытында хезмәт-хәрби бурычларын үтәгән Росгвардия хезмәткәрләре кайтты. Хәрбиләрне каршы алу республиканың чикләрендә башланды һәм Казан үзәгенә кадәр дәвам итте. Махсус техника колоннасын Җиңү билгеләре һәм флаглары белән республика халкы, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар сәламләде.

Республика башкаласында росгвардиячеләрнең кайтуы уңаеннан тантаналы очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Хәрби хезмәткәрләрне аларның туганнары һәм якыннары каршы алды. Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләрне хәрби бурычларны уңышлы үтәүләре белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Украинадагы махсус операция барышында Югары Баш командующий Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия армиясе җиңүчеләр буынының данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә.

«Россия Кораллы көчләренең оборона потенциалы һәм абруе арта. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап алып, Татарстан Республикасында туып-үскән солдатлар һәм тәрбияләнүчеләр, дөньяны үз тормышлары бәрабәренә саклап, геройлык күрсәтәләр. Сезнең һәрберегез тарихыбыз белән йөкләнгән җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлыйдыр дип ышанам. Без, әлбәттә, җиңүгә ирешәчәкбез!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук шәхси составка РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров та мөрәҗәгать итте. «Сез куелган барлык бурычларны намус белән үтәдегез һәм тыныч гражданнарны яклап, тормышыгызга куркыныч янады. Бу авыр вакыт эчендә сез Ватанга тугры калдыгыз, ныклык, батырлык һәм югары профессиональлек күрсәттегез, сезнең ихтыярыгызны сындырып булмауны тагын бер кат исбатладыгыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гомәров.

Татарстан Президенты һәм Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Татарстанның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100