news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы хәрби операциядә 46 яшьлек Чаллы кешесе һәлак булган

Украинадагы хәрби операция вакытында 46 яшьлек Чаллы кешесе - Руслан Владимирович Филатов һәлак булган. Ир-ат Автокаланың Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан озатылган иреклеләр отрядына кергән. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Руслан Владимирович чын ир-егет иде, ул гражданлык бурычын намус белән үтәде. 90нчы елларда Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Ул мәңгегә безнең күңелләрдә калачак», - дип өстәде шәһәр мэры.

Аның исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексында уеп язылачак, ул киләчәк буыннарга батырлык һәм хәрби антка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк. Чаллы хакимияте Руслан Владимировичның гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, җирләү эшләрен оештыруны шәһәр Башкарма комитеты үз өстенә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100