Украинадагы махсус хәрби операция вакытында КФУ студенты Эдуард Дзиов һәлак булган. Югары уку йорты бу хакта КФУның Картография һәм геоинформатика кафедрасы Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Эдуардның һәлак булуы турындагы яңалык шок булды! Эдуард бик җаваплы, талантлы, акыллы һәм максатчан егет иде. Бу - бик авыр югалту», - дип искәртте география һәм картография кафедрасы мөдире Елена Пудовик.
Гвардия сержанты Эдуард Дзиов белән хушлашу мәрасиме кичә Казанның Курган җирләү комплексында узды.