news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Бөгелмә егете өйләнгән

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Бөгелмә егете өйләнгән
Фото: Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Бөгелмә ЗАГСында Украинадагы махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби хезмәткәр Антон сөйгәне Екатерина белән үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.

Антон 2022 елның 16 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе исеменә шәхси гариза буенча үз теләге белән мобилизацияләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучы 10 көнлек ялга кайткан. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егет белән кыз 2011 елда ук танышкан, әмма аларның мөнәсәбәтләре 2019 елда башланган. Екатерина Антонның узган елның көзендә хезмәткә китү карарын хуплый. Ул читтә кала алмый, якыннарын һәм Ватанын якларга китә. Кәләш ире белән горурлана һәм аның җиңү белән өенә кайтуын көтәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100