news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки егетләре кыска вакытлы ялга кайтты

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки егетләре кыска вакытлы ялга кайтты
"Әлки хәбәрләре"

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки районының Базарлы Матак егетләре – Динар Байтимиров һәм Санвел Хачатрян кыска ялга кайтты.

Алар октябрь аенда өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылганнар иде. Казан янындагы полигоннарда күнекмәләр узгач, Донецк Халык Республикасына хәрби хезмәткә озатылганнар. Соңгы көннәрдә алар без еш кына телевизорлар аша ишеткән Угледар шәһәре өчен барган бәрелештә дә катнашкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында язылган.

Кыска вакытлы ялга кайткан егетләрне районның «хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов каршы алган. Аннан егетләр белән район башлыгы Александр Никошин очрашты.

Чәй өстәле артында эчкерсез аралашу, сөйләшү барды. Егетләр мобилизацияләнгән хәрбиләргә районнан һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен җитәкчеләргә, барлык әлкилеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. «Безне мөһим булган бар нәрсә белән Россия Кораллы көчләре тәэмин итә, әлбәттә. Әмма туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын», – ди алар.

Александр Никошин хәрби операциядә катнашкан әлкилеләргә: «Киләчәктә дә гуманитар ярдәмнәр озатылып торыр. Без бик кирәк саналган нәрсәләрне генә туплап илтербез», – диде.

Район башлыгы бүгенге очрашуның истәлеге итеп егетләргә бүләкләр тапшырды. «Сезне гаиләләрегез сау-сәламәт һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез», – диде.

Динар Байтимировның гаиләсе Базарлы Матакта яши. Аның ике баласы үсеп килә. Санвел Хачатрянның исә кечкенә кызы бар икән. Кыска вакытлы ялны күбрәк гаиләләре белән үткәрәчәкләр. Шулай ук үзләре белән хезмәт итүче әлкилеләрнең дә әти-әниләре, гаиләләре белән очрашып, андагы хәл-әхвәлләрне җиткерергә уйлыйлар.

Хәрбиләр балалар язган хатларны кат-кат укып чыгулары, күкрәк кесәләрендә саклаулары турында сөйләде. Бу гади, самими язылган сүзле хатлар егетләргә ышаныч, көч, туган як җылысын бирә икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100