news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус хәрби операциядә Чаллы кешесе һәлак булган

Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Чаллыда туып үскән Рөстәм Хөсәенов һәлак булган. Чаллы социаль челтәрләрендә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Рөстәм Хөсәенов үз иреге белән фронтка киткән. Ул 1982 елда туган, соңгы вакытта Санкт-Петербургта яшәгән.

Аның үлеме турында шушы көннәрдә билгеле булды. Мәрхүмне туган шәһәрендә җирләячәкләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100