news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинада махсус операциягә үз теләге белән киткән Чаллы кешесе һәлак булган

Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Чаллы кешесе, 56 яшьлек Василий Викторович Маковеев һәлак булган. Ир-ат иреклеләр отрядында сугышкан.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов белән бергә мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Мәрхүмне җирләү мәшәкатьләрен Башкарма комитет һәм шәһәр Хәрби комиссариаты үз өстенә алган. Василий Маковеевның хатыны һәм өч баласы калды. Бу хакта Чаллы мэриясенең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100