news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус операциядә Түбән Камадан Иван Калашников һәлак булды

Украинада махсус хәрби операция вакытында Түбән Кама егете Иван Калашников һәлак булды. Бу турыда Түбән Кама районы администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Батыр, көчле кеше, ул халкыбызның тыныч тормышын һәм Ватаныбызның илкүләм иминлеген саклап, сугышта һәлак булды. Чын солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу – бик зур югалту, һәм без һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кайгырабыз. Ватан героена мәңгелек дан», – дип, һәлак булган хәрбинең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар район хакимиятендә.

Иван Калашников 23нче һөнәри лицейны тәмамлаган. 2014 елда контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен Оренбург өлкәсенә җибәрелгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100